Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте делегациясе академиядә — КАВМ Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте делегациясе академиядә - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте делегациясе академиядә

15 ноября 2022
239

2022 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе “Хәләл” стандарт  Комитеты рәисе Шляпошников Аббяс Фатих улы җитәкчелегендә академиядә булдылар. Әлеге очрашу кысаларында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм “Хәләл” стандарт Комитеты белән ике арада хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Әлеге килешү нигезендә академия хезмәткәрләре ТР мөселман Диния нәзәрәте “Хәләл”  стандарт Комитетына консультатив ярдәм күрсәтәчәкләр. Ике як тарафыннан да академия студентларын Россия ислам университетында “Хәләл” индустрия буенча кыска вакытлы укыту мөмкинлеге хәл ителде.


Добавить комментарий