«Агросила»  АҖ холдингының бәйрәм чарасы — КАВМ «Агросила»  АҖ холдингының бәйрәм чарасы - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

«Агросила»  АҖ холдингының бәйрәм чарасы

10 ноября 2023
139

9 ноябрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов хөрмәтле кунак сыйфатында Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган «Агросила» АҖ холдингының бәйрәм чарасында булды.

Бәйрәм кунакларын холдингның Директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев сәламләде. Шулай ук хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һ. б. катнашты.

Чара холдингның урып-җыю эшләренә йомгак ясау, җитештерү алдынгыларын һәм 2023 елгы урып-җыю кампаниясе лидерларын Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды.


Добавить комментарий

Новости_тат

10 ноября 2023